исем

Wiktionary проектыннан

Татарча[үзгәртү]

Башка имләләр[үзгәртү]

  • Гарәп имләсе: ◆ اسم
  • Яңалиф: ◆ isem
  • Яңалиф-2: ◆ isem

Әйтелеш[үзгәртү]

Төрләнеш[үзгәртү]

и·сем

килеш бер. сан күп. сан
Б. исем исемнәр
Иял. исемнең исемнәрнең
Юн. исемгә исемнәргә
Төш. исемне исемнәрне
У.-вак. исемдә исемнәрдә
Чыг. исемнән исемнәрдән
килеш бер. сан күп. сан
I исемем исемебез
II исемең исемегез
III исеме исемнәре

Исем.

Тамыр: -исем-.

Семантик үзлекләре[үзгәртү]

Мәгънә[үзгәртү]

  1. кешегә тугач та бирелә торган шәхси атама; ат ◆ Башка нәселдәшләреннән аерылып торсын өчен, ата-анасы аңа "Талхәветдин" дигән исем бирде. А. Хәлим, «Тал баласы Талхаветдин», 2014 ел . чыганак — ТТЯК.
  2. кешеләргә һәм хайваннарга бирелә торган кушамат ◆ Килгән көнне үк, тиктормас аюга матрослар, сүз куешкандай, Михаил Топтыгин дип исем куштылар. Н. Әхмәдиев . чыганак — Таңлат 2015-2021.
  3. әйберләр, күренешләр, предметлар һ.б. атамасы ◆ Зур бер табак кәгазьне дүрт битле газета итеп яздым. Иң башта – газетаның исеме: «Сәлам». М. Әмир, «Үсә төшкәч» . чыганак — Таңлат 2015-2021.
  4. кешенең бер өлкәдә квалификациясен яки эш-хезмәттә тоткан урынын рәсми билгели торган атама ◆ 1759 елның январенда Петербург Фәннәр академиясендә «член-корреспондент» дигән яңа фәнни исем кертелә. Ә. Хуҗиәхмәтов . чыганак — Таңлат 2015-2021.
  5. күч. кемнең яки нәрсәнең дә булса уңай яки кире сыйфатлары турында туган гомуми фикер; дан ◆ «Саран» дигән исемеңне чыгартмас өчен, кеше алдында хур булмаслык яшим дип, үзеңә күбрәк тота башлыйсың... Г. Ибраһимов, «Кызыл чәчәкләр», 1922 ел . чыганак — Таңлат 2015-2021.
  6. тел бел. предметлыкны белдерә һәм килеш, тартым, сан белән төрләнә торган сүз төркеме. ◆ Исем – җөмләдә, күбесенчә, фигыль белән бәйләнешкә кереп, ия, тәмамлык, икенче бер исемне ачыклап, аергыч булып та килә. М. З. Зәкиев, «Татар грамматикасы», 2016 ел . чыганак — Таңлат 2015-2021.

Мәгънәдәш сүзләр[үзгәртү]

  1. ат, атама
  2. ат, кушамат
  3. дәрәҗә
  4. дан, шөһрәт, абруй

Антонимнар[үзгәртү]

  1. танылмаганлык

Һиперонимнар[үзгәртү]

  1. сүз
  2. танылганлык

Һипонимнар[үзгәртү]

  1. кушамат
  2. атама
  3. танылганлык

Сүзтезмәләр[үзгәртү]

Этимология[үзгәртү]

Гарәп теленнән اسم (ism) "исем, ат".

Тамырдашлар[үзгәртү]

Иң якын тамырдаш сүзләр


Чит тел эквиваленты[үзгәртү]