әби
Күренеш
Tatarça
[үзгәртү]- äbi
İsem
[үзгәртү]әби
- әтисенең яки әнисенең әнисе. ◆ Фаягөл исән-сау йөрсен, әбисе йорты белән әтисе арасында тик чабып йөри торгандыр, балакаем... Я.Зәнкиев ◆ Бу уңай белән, әтием ягыннан булган әбием искә төшә. Ә.Борһанов ◆ --- балалар, атылып килеп, әбиләренең кочагына ташланалар. Ф.Яруллин
- иргә хатынының әнисе. ◆ Төркмәнстаннан кайткан баҗасы Шәһит булмаса, кем белә, бәлкем Илһам әбиләренә барган да булыр иде әле. Ф.Садриев
- һәрбер өлкән яшьтәге хатын, карчык (гадәттә исемгә кушылып әйтелә) ◆ – Күренә, Нуриасма әби, – диде кыз, бармагы белән комлыкка төртеп күрсәтеп. Ф.Садриев ◆ --- Мәүлихә әбинең исән калган ярты өен тәмам торырлык хәлгә китерде. Ә.Фәйзи ◆ Бер аягы – түрдә, икенчесе гүрдә булган әби янына керәбез. К.Латыйп
- сөйл. олы яшьтәге кешенең хатыны һәм аңа иренең эндәшү сүзе
- бала тапканда ярдәм итүче кеше; кендек әби, кендекче. ◆ Инде бала туар вакыт җиткәч, бер карчык китерәләр. Аны «кендек әбисе» диләр. Ул әбинең ярдәме белән, бала туа. К.Насыйри ◆ Тугач та кендек әбисе Гарәфине шушы нигез белән беркетеп куйган иде ич. Д.Гайнетдинова ◆ [Хатын] Сагызланган үтмәс урак алып, үзе «әби» булды үзенә. Ф.Кәрим
- әбәк (качышлы, куышлы, почмак алыш һ.б) уеннарында эзләүче яки куучы, уенда катнашучы. ◆ Егетләр, шаяра-шаяра, әбидән суктырмый качып йөриләр. М.Фәйзи ◆ Дүрт бала, дүрт әби исемен алып, дүрт почмакка баса. Идән уртасындагы бишенче бала, әбиләр янына килеп, алардан мунча сорап чыга. Әбиләр, төрле сылтау тапкан булып, мунча бирмиләр. Гөлбакча
Әйтелеш
[үзгәртү]әйтелеш; Халыкара фонетик әлифбасы: / /.
Чит тел эквиваленты
[үзгәртү]| Тәрҗемәләр исемлеге | |
Төрләнеш
[үзгәртү]| Килеш | Берлек сан | Күплек сан |
|---|---|---|
| Баш килеш | әби | әбиләр |
| Иялек килеше | әбинең | әбиләрнең |
| Юнәлеш килеше | әбигә | әбиләргә |
| Төшем килеше | әбине | әбиләрне |
| Чыгыш килеше | әбидән | әбиләрдән |
| Урын-вакыт килеше | әбидә | әбиләрдә |
Фразеологизмнар
[үзгәртү]- әби-бабай
- әби-бабайларыбыз
- Ә синең сүз һаман дөрес, әби.
- ерак әби
- ялгыз әби
- күрше әби
- тешсез әби
- кендек әби
- дәү әби
- әби булу
- Туган тел — әби-бабаң, әти-әниеңнән калган әманәт.