Эчтәлеккә күчү

төймә

Wiktionary проектыннан

Татарча

[үзгәртү]
  • Гарәп имләсе:  
  • Яңалиф:  
  • Яңалиф-2:  

Этимология

[үзгәртү]

ТӨЙМӘ, миш. темә, түмә «пуговица» < гом. кыпч. түймә (кырг. түймö) < уйг., чыгт. түгмә ← түг-, бор. төрки (ДТС: 595) tüg- «төю, төйнәү» фигыленнән. Бу сүзнең исем коррелянты чув. тү, тĕвĕ «төен» рәвешендә сакланган. Төймә сүзе тат. теленең үзендә дә ясала алган, к. җыр: Кызлар кызыл киядер, Җефәктән төймә төядер (ТХИ: Кыска җырлар 1976: 178). Элекке заманнарда төймәләр төен рәвешендә булган һәм киндерәдән, нечкә каештан һ.б. ясалган. Миш.-угыз линиясендә тү-, тĕв- «төю, төенләү», түмә > чув. түмме «төймә» ~ куман. түүмä, төркм., төр. дүгме, төр. döyme һ.б. ЭСТЯ III: 308; Мухамедова 1973: 176; Федотов II: 260–261. К. Төй-ү II.

Әйтелеш

[үзгәртү]

Халыкара фонетик әлифбасы: / /.

TT: Фонема кирәк.

Субстантив

[үзгәртү]
  1. сәдәф, металл, агач, пластмасс яки башка нәрсәдән ясала һәм киемнең ерылган урынын каптырып кую яки бизәү өчен кулланыла торган каптырма.
  2. счёт, тәсбих кебекләргә тезелгән кечкенә түгәрәкләрнең берсе.
  3. өстенә бармак белән басып сигнал бирү, төрле механизмнарны кабызу-сүндерү яки хәрәкәткә китерү өчен хезмәт итә торган җайланма, кнопка, клавиш.
  4. уен коралларында (мәс., баянда, гармунда һ.б.) өстенә бармак белән басып аваз яңгырату өчен көйләнгән кечкенә пластинка, клавиш.
  5. җимешле агачларда чәчәк койганнан соң җимшән урынына хасил булган җимешнең яшь, өлгермәгән яралгысы.
  6. мәрҗән, таш, пыяла, агач һ.б.ш. шундый нәрсәләрне җепкә тезеп ясалган бизәнү әйбере; муенса.
  7. кечкенә түгәрәк формасындагы дару; таблетка.
  8. кечкенә яссы түгәрәк формасындагы теләсә нәрсә.

Чит тел эквиваленты

[үзгәртү]
  • English:
  • Russian:


каптырма
тәсбих өлеше
сигнал бирү җайланма
музык коралының клавишы
җимешнең яшь, өлгермәгән яралгысы
муенса
кечкенә түгәрәк формасындагы дару
кечкенә яссы түгәрәк формасындагы теләсә нәрсә
мәгнә буенча тикшереп аерп өстәге тәрҗемәләргә өстәргә, яки аерым яңа бит ясарга

Төрләнеш

[үзгәртү]
КилешБерлек санКүплек сан
Баш килештөймәтөймәләр
Иялек килешетөймәнеңтөймәләрнең
Юнәлеш килешетөймәгәтөймәләргә
Төшем килешетөймәнетөймәләрне
Чыгыш килешетөймәдәнтөймәләрдән
Урын-вакыт килешетөймәдәтөймәләрдә

Синоним

[үзгәртү]
  1. сәдәф, сәдәп
  2. сәдәф, сәдәп
  3. сәдәф, сәдәп
  4. сәдәф, сәдәп
  5. сәдәф, сәдәп
  6. сәдәф, сәдәп
  7. сәдәф, сәдәп
  8. сәдәф, сәдәп

Антоним

[үзгәртү]

Һипероним

[үзгәртү]

Һипоним

[үзгәртү]