Эчтәлеккә күчү

тамыр

Wiktionary проектыннан

Татарча

[үзгәртү]
  • Гарәп имләсе:  طامر
  • Яңалиф:  tamьr
  • Яңалиф-2:  tamır

Әйтелеш

[үзгәртү]

ХФӘ: /tɒmɯr/

Төрләнеш

[үзгәртү]
килеш бер. сан күп. сан
Б. тамыр тамырлар
Иял. тамырның тамырларның
Юн. тамырга тамырларга
Төш. тамырны тамырларны
У.-вак. тамырда тамырларда
Чыг. тамырдан тамырлардан
зат бер. сан күп. сан
I тамырым тамырыбыз
II тамырын тамырыгыз
III тамыры тамырлары

та-мыр

Исем.

Тамыр: -тамыр-.

Семантик үзлекләре

[үзгәртү]

Мәгънә

[үзгәртү]
  1. агач һәм үсемлекләрнең җир асты өлешендәге туфрактан дым һәм азык матдәләре суыру әгъзасы  Үлән тамыры
  2. организмның кан йөри торган каналлары  Кан тамырлары
  3. сеңер  Муен тамырлары
  4. күч. иҗтимагый күренешнең, вакыйганың тирәнтен сәбәпләре, чыганагы  Җинаятьнең тамырлары ерак киткән.
  5. күч. нәсел-нәсәп, кардәш-ыру  Ерак тамырлары әни ягына бәйләнгән
  6. лингв. сүзнең мәгънәле төп өлеше, нигезе  Тамырга кушымча ялгап, яңа сүз ясау
  7. мат. билгеле бер дәрәҗәдә кыйммәте күрсәтелгән, үзен хисаплап табарга кирәк булган сан  16 ның дүртенче дәрәҗә тамыры — 2.
  8. мат. тигезләмәнең чишелеш нәтиҗәсе  Тигезләмәне чишү – аның барлык тамырларын табу яки аның тамырлары юк икәнне исбатлау ул.

Мәгънәдәшләр

[үзгәртү]
  1. сеңер, җеп
  2. сәбәп, чыганак
  3. чишелеш

Сүзтезмәләр

[үзгәртү]

Этимология

[үзгәртү]

тамыр < гом. кыпч. тамыр (ком. тамур), уйг. тамыр, таамар, тамар, госм. һ.б. угыз. дамар, тув. дамыр < бор. төрки (ДТС: 530) tamar, tamur, tamïr  Куллану мисалы күрсәтелмәгән. Р. Г. Әхмәтьянов, «Татар теленең этимологик сүзлеге», 2015 ел

Тамырдашлар

[үзгәртү]
Иң якын тамырдаш сүзләр

Чит тел эквиваленты

[үзгәртү]