калкан
Күренеш
Татарча
[үзгәртү]- Гарәп имләсе: ◆
- Яңалиф: ◆
- Яңалиф-2: ◆
Этимология
[үзгәртү]Әйтелеш
[үзгәртү]әйтелеш; Халыкара фонетик әлифбасы: / /.
Субстантив
[үзгәртү]- борынгы гаскәриләрнең гәүдәсен ук, кылыч, сөңге кебек салкын кораллар тиюдән саклау өчен, тире, такта һ.б.ш.дан эшләнгән сугыш кирәк-ярагы. ◆ Җик, кылыч һәм калканын тотып, батырны көтеп кала. М.Җәлил ◆ Калкан гадәттә иң каты корычтан эшләнә. Ф.Яруллин
- күч. саклагыч, саклаучы. ◆ Теге калкан була торган дога һәм сүрәләрне укыдылар. М.Гафури ◆ Бәхетле гаилә тормышының калын өресе астында, үзенең эсселеген, кайнарлыгын яшергән, саклаган аның йөрәк уты шул көзге җилнең искәртмәстән исүе берлә пәрдәсез, калкансыз калды. Г.Исхакый ◆ Күкрәгеңне миңа калкан итеп илткән идең алгы кырыйга. Ш.Маннур
- күч. яңак сөяге (эре сөякле, чыгынкы яңаклы йөз тур.). ◆ Куе кашлы, эре яңак калканнары күпереп торган кара тутлы йөзендә көчләр генә түгел, ихтыяр да җитәрлек икәнен сиземләү кыен түгел иде. М.Хәсәнов
Чит тел эквиваленты
[үзгәртү]
|
|
| сугыш кирәк-ярагы | |
| |
Төрләнеш
[үзгәртү]| Килеш | Берлек сан | Күплек сан |
|---|---|---|
| Баш килеш | калкан | калканнар |
| Иялек килеше | калканның | калканнарның |
| Юнәлеш килеше | калканга | калканнарга |
| Төшем килеше | калканны | калканнарны |
| Чыгыш килеше | калканнан | калканнардан |
| Урын-вакыт килеше | калканда | калканнарда |