гаскәр
Күренеш
Татарча
[үзгәртү]- Гарәп имләсе: ◆ عسكر
- Яңалиф: ◆ Ƣaskәr
- Яңалиф-2: ◆ Ğaskär
Этимология
[үзгәртү]ГАСКӘР[ғәскәр] «армия» < фар.-гар. ‘аскäр id.; ш. ук «бер солдат». К. Ләшкәр. К. ш. ук гаскәри «гаскәргә бәйләнешле; хәрби кеше».
Гаскәр сүзен бор. фар. kasekār «сугыш кешесе» сүзеннән дип уйлыйлар: kase «кеше, шәхес», kār «сугыш, җәң». Ләкин бу сүз гар. теленә кереп, гарәп формаларын алган. Көньяк-көнб. Азиядә гаскәр сүзе аскäр, аскер яңгырашында киң таралган. Рус. аскер «төрек солдаты» – экзотизм.
Әйтелеш
[үзгәртү]әйтелеш; Халыкара фонетик әлифбасы: / /.
Субстантив
[үзгәртү]- Дәүләтнең кораллы көчләре, армия. ◆ Бу гаскәр – Һинд падишаһының гаскәренә каршы Һушәң шаһ тарафыннан җибәрелгән гаскәр, имеш ---. Дастан ◆ Узган ел бортаслар өстенә яу белән барганда да, олуг бәкләр арасыннан Талиб үз алайлары белән гаскәргә иң соңыннан гына килеп кушылды. В.Имамов
- Кораллы көчләрнең аерым бер төре. ◆ Танкларга төялгән десант гаскәрләре иде болар. Х.Камалов ◆ --- ул еракта, Батумидан ары чик буе гаскәрендә сверхсрочный хезмәттә иде. М.Мәһдиев
- Сугышчы, хәрби хезмәттәге кеше. ◆ Төрле биючеләр, гаярьләр, барабанчылар, уенчылар вә гаскәрләр, ул падишаһларның тирәсендә төрле уеннар уйнап, биеп, зур шәүкәт белән сарайга килеп керделәр. Дастан ◆ Гаскәрләр һәм аучы-сунарчылар, йөгерек аргамакларга менеп, Камәрҗаннар киткән дала, яланнар, елга һәм күлләрнең аркылысын-буен эзәрләп чыктылар. К.Насыйри
- күч. Күп булып тезелеп торган, тезелеп үскән, рәт-рәт торган җансыз әйберләр төркеме. ◆ --- колхоздагы балалар отряды алабуталар гаскәре өстенә ташландылар. М.Әмир ◆ Койманың эчке ягында – гаскәр сыман рәт-рәт тезелеп киткән каен, нарат, чыршы, зирек агачлары, канәфер, шомырт, сәрви куаклары. В.Имамов ◆ Вал өстенә ишелеп килә иген гаскәре: дулкынлана арыш сафлары, шаулап килә бодай... Р.Әхмәтҗанов
- күч. Бер мөһим бурыч үтәү өчен тупланган кешеләр төркеме; гомумән, берәр төркем, катлам. ◆ Әлеге урыс-япон сугышы, 1905 елгы инкыйлаб җилләре авыл халкын да нык кузгатты. Бәхет эзләп китәләр дә баралар. Шуңа күрә зимагурлар гаскәре дә шактый ишәйде. С.Поварисов
- күч. Берәр нәрсәнең бик күп булуы турында. ◆ Тирә-ягымны кайгы гаскәре чолгаган, ни эшлим? Г.Тукай ◆ Үрли кояш, үрли һаман өскәре, Кыскарадыр күләгәләр гаскәре. Р.Низами
Чит тел эквиваленты
[үзгәртү]
|
|
| дәүләтнең кораллы көчләре | |
| кораллы көчләрнең аерым бер төре | |
| сугышчы, хәрби хезмәттәге кеше | |
| тезелеп торган җансыз әйберләр төркеме | |
| бурыч үтәү өчен тупланган кешеләр төркеме | |
| берәр нәрсәнең бик күп булуы турында | |
Төрләнеш
[үзгәртү]| Килеш | Берлек сан | Күплек сан |
|---|---|---|
| Баш килеш | гаскәр | гаскәрләр |
| Иялек килеше | гаскәрнең | гаскәрләрнең |
| Юнәлеш килеше | гаскәргә | гаскәрләргә |
| Төшем килеше | гаскәрне | гаскәрләрне |
| Чыгыш килеше | гаскәрдән | гаскәрләрдән |
| Урын-вакыт килеше | гаскәрдә | гаскәрләрдә |