Эчтәлеккә күчү

Кулланучы:Ochpochmack/Викисүзлек:Кагыйдәләр проекты

Wiktionary проектыннан

Гомуми нигезләмәләр

[үзгәртү]
  • Барлык мәкаләләр заманча татар теле нормаларына туры китерелеп, хаталарсыз һәм укучыларга аңлаешлы иттереп төзелергә тиеш.
  • Мәкаләләрнең бизәлеше бертөрле һәм Викисүзлек стандартларынча ясалырга тиеш.
  • Мәкаләләрдәге барлык мәгълүматны абруйлы чыганакларда раслау мөмкинлеге булырга тиеш.

Мәкалә структурасы

[үзгәртү]
  • Һәрбер сүзгә аерым мәкалә туры килергә тиеш. Мәкаләдә аның мәгънәсе, грамматик характеристикалары һәм куллану мисаллары булу зарур.

Тел һәм стиль

[үзгәртү]
  • Аңлаешлы, гади һәм әдәби татар телен кулланырга кирәк.
  • Мөмкин булганда стилистик тамгаларны (сөйләмдәге, китаптагы, искергән һ. б. ш.) куярга кирәк.
  • Җаргоннар һәм киң таралыш тапмаган терминнар турындагы мәкаләләрне махсус билгеләр белән тамгаларга кирәк.

Чыганаклар һәм сылтамалар

[үзгәртү]
  • Мәгънәләрне, мисалларны һәм аңлатмаларны өстәгәндә чыганаклар турында мәгълүматны һәм абруйлы сүзлекләргә һәм белешмәлекләргә сылтамаларны урнаштыру киңәш ителә. Андый сылтамалар билгеләнгән тәртипләр буенча урнаштырылырга тиеш.

Бизәү һәм калыплар

[үзгәртү]
  • Сүзнең грамматик үзлекләрен күрсәтү өчен стандартлы калыпларны кулланырга кирәк.
  • Мәкаләләрне тикшерү яки төзеп бетерү кирәк булса, алар махсус калыплар белән билгеләнергә тиеш.

Кагыйдәләрне раслау һәм гамәлгә кертү тәртибе

[үзгәртү]
  • Кагыйдәләрне гамәлгә кертү өчен алар турында фикерләшү һәм актив редакторларның шул кагыйдәләрне хуплавы кирәк.
  • Булган кагыйдәләрне үзгәртү һәм яңа кагыйдәләрне өстәү тәкъдимнәре бәхәс битләрендә тәкъдим ителә.
  • Җаваплы редакторлар кагыйдәләрнең үтәлүен тикшерә һәм яңа кулланучыларга алар чикләрендә эш итәргә ярдәм итә.