Эчтәлеккә күчү

Викисүзлек:Консенсус

Wiktionary проектыннан
Кыска сылтама-юнәлтү ВС:КС
ВС:КОНС

Викисүзлектә барлык процесслар консенсус эзләү белән бәйле.

Битләрне редакторлау башкарылганда консенсус табигый юл белән ирешелә — ниндидер кулланучы Викисүзлекнең берәр битенә төзәтмә яки өстәмә керткәннән соң бу төзәтмәне күргән барлык кулланучылар шул төзәтмәне хуплый яки инкяр итә алалар. Нәтиҗәдә төзәтмә үзгәртелә, кире кагыла яки тулы килеш гамәлгә кертелә. Соңгы очракта «дәшмичә калу» (бернинди дә реакция булмау) кертелгән төзәтмәне хуплауны аңлата. Төп шарт  шул төзәтмә турында җитәрлек күләмле санда редакторлар белергә тиеш. Сүз Викисүзлекнең кагыйдәләре һәм кулланмаларын үзгәртү турында барса, планлаштырылган үзгәртүләр турында җәмгыятьне махсус форумнарда белдертергә кирәк. Нәтиҗәдә шактый югарырак дәрәҗәле консенсус ирешелә.

Консенсуска ирешү

[үзгәртү]

Консенсус нәтиҗәсен уйныячак карар бәхәстә белдерелгән барлык фикерләрне исәпкә алып кабул ителә. Идеаль очракта, консенсус бернинди каршылыклар тудырмыйча ирешелә. Ләкин гадәттә бу уртак фикергә турыдан-туры ирешеп булмый. Шундый килешүгә ирешә алынмаган очракта, консенсус эзләү дәвамында тәкъдимне яклаганнарның һәм каршы чыгучыларның фикерләрен үзара яраклаштыру алып барыла. Нәтиҗәдә мөмкин кадәр киңрәк җәмәгать килешә алырлык уртак фикер ирешелә.

Консенсуска бәхәс аркылы ирешү

[үзгәртү]

Уртак килешүгә төзәтмәләр кертү аркылы ирешелә алмаган очракта, консенсус булдыру процессы ачыграк күренә торган фазага чыга: редакторлар бәхәс битендә секцияны ачып, туган низагны бәхәсләшү нәтиҗәсендә чишәргә тырыша. Монда редакторлар , чыганаклар һәм мантыйкка нигезләнгән дәлилләрне кулланып башкаларны күндерергә тырыша. Алар шулай ук барлык борчылуларны канәгәтьләндерә алган альтернатив чишелешләрне яки компромиссларны тәкъдим итә ала. Нәтиҗә беркемне дә тулысынча канәгәтьләндермәгән, әмма бар катнашучылар тарафыннан нигезле чишелеш буларак кабул ителгән килешү була ала. Консенсус  Викисүзлектә туктамый бара торган бер процесс. Еш кына "камил" версияны шунда ук булдыру өчен сугышу тырышлыгына караганда  битнең барыбер әкрен-әкрен үзгәрә барганын истә тотып  "камил булмаган" компромиссны кабул итү кулайрак чишелеш була. Гадәттә, озын мөддәтле караш яклы редакторларның мәкаләләре сыйфаты сугышучан редакторларныкыннан күпкә югарырак килеп чыга.

Консенсус эзләү

[үзгәртү]

Бәхәс битләрендә консенсус эзләү

[үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Википедия:Бәхәс кагыйдәләре.

Бәхәстә администраторлар яки барлык җәмгыятьнең катнашуы

[үзгәртү]

Кайбер очракларда урын алган низаглар эчтәлек турында бәхәс булу урынына шәхси яки идеологик үлчәнештә ятарга мөмкин. Шундый вакытларда чишелеш табу өчен администраторларның яки барлык җәмгыятьнең катнашуы кирәк була ала. Берәр редактор эчтәлек турында фикер калдырмыйча торып консенсус эзләү процессын урынсыз боза башласа, администраторлар шул редакторга карата санкцияләр кертә ала, яки, кагыйдәләрне игътибар итмәү нәтиҗәсендә тәртип бозылса, шул тәртипне дөрес юлга кайтаруга керешә ала. Кайвакытларда администраторның игътибарын җәлеп итәр өчен бәхәс битендә сорау калдыру да җитә. Гадәттә, администраторлар күпсанлы битләрне күзәтеп тора, шуңа күрә шул язманы кем булса да күреп җавап бирәчәгенең ихтималы югары була.

Консенсус дәрәҗәсе

[үзгәртү]

Киң күләмдәге җәмгыять булдырылган консенсус берәр мизгелдә яки берәр җирдә саны чикле булган редакторлар төркеме тарафыннан ирешелгән консенсустан өстен.

Башка төр мәкаләләрдән аермалы буларак, үзгәртүләр кертү өчен таләп ителүче Викисүзлек консенсусы һәм катнашу стандартлары югарырак. Бу аларның нигез мәсләкләргә тугрылыклыгы һәм тотрыклылылыгы Викисүзлек җәмгыяте өчен әһәмиятле булуы, үзләренең тотышы исә ирешелгән консенсусның көзгесе булганлыгына бәйле. Шуңа күрә шундый битләргә зур үзгәртүләр керткәнче редакторлар бәхәсләшү мөмкинлеген булдыру максатыннан шул үзгәртүләрне баштан бәхәс битләрендә тәкъдим итә. Бәхәс процедурасы уздырылмыйча кертелгән үзгәртү тәнкыйть стандартларына ныграк дүчар. Кагыйдәләргә үзгәртүләр турында сүз барганда, башкалар тарафыннан кертем ясарга чакырулары булган үзгәртүләр, әкренрәк һәм консервативрак тәртиптә әзерләнгән үзгәртүләр җәмгыять тарафыннан югарырак ихтимал белән кабул ителә.

Чыганаклар

[үзгәртү]