Эчтәлеккә күчү

Викисүзлек:Вандаллык

Wiktionary проектыннан

Контент өстәү, бетерү яки үзгәртү аркылы Викисүзлекнең ышанычын һәм абруен төшерү өчен махсус кулланылган адымнар вандаллык дип атала. Вандаллыкның типик мисаллары — Викисүзлектәге мәкаләнең сыйфатлы контентын нигезсез бетерү, мәсхәрәләү максаты белән язылган сүгенү сүзләрен, граффити-мазарны, мәгънәсе булмаган контентны һәм Викисүзлек мәкаләсенә бөтенләй бернинди кагылышы да булмаган контентны өстәү.

Ялгыш фикерләү һәм аның нәтиҗәсендә хаталы гамәл кылу вандаллыкка саналмый.

Ниндидер мәкаләнең бозылган икәнен күрсәгез, администраторларга мөрәҗәгать итегез. Вандаллык кылган кулланучының бәхәс битенә дә язсагыз була.

Вандаллык төрләре

[үзгәртү]

Спам — үзеңә реклама ясау өчен ярамаган тышкы сылтамалар өстәү.

Робот-вандал — махсус роботсыман автоматик программа кулланып күпсанлы (йөзләп, меңәрләп) битләрне үзгәртү (андый вандаллык нәтиҗәләреннән кире кайтару шулай ук автоматик рәвештә ясала).

Бала вандаллыгы — граффити-мазарны өстәү яки битләрне чистарту (контентын бетерү).

Акылсыз вандаллык — көлке тудыру максаты белән мәзәк мәкаләләрне өстәү яки булганнарын үзгәртү.

Кабахәт вандаллык — авыр табыла торган вандаллык. Ялган мәгълүматны кертү, даталарны үзгәртү һ. б. ш.

Игътибар җәлеп итү өчен башкарылган вандаллык — хурлаулар өстәү, кулланучы исеме итеп мыскыл итүче, хурлаучы, сүгенү сүзләрне сайлау һ. б. ш.

Шәхси битләрдә вандаллык — кулланучы битләренең контентын хурлауларга алыштыру.

Сурәтләр вандаллыгы — ачу китерә торган сурәтләрне урнаштыру, яман ният белән анимацияле GIF сурәтләрен ясау.

Калыплар вандаллыгы — югарыда тасвирланганнарның берәрсен калыпларга өстәү.

Исем үзгәртү вандаллыгы — битләрнең исемнәрен хурлауларга яки мәгънәсе булмаганга алыштыру.

Юнәлтү вандаллыгы — хурлаучы мәкаләләргә яки сурәтләргә юнәлтүләр.

Вандаллык итеп саналмый

[үзгәртү]

Кайбер гамәлләрне вандаллык итеп атау дөрес түгел, шул гамәлләр вандаллыкка охшаган булса да. Мәсәлән:

Вики проектының мөмкинлекләрен өйрәнү. Кайбер кулланучыларга викидагы тамгалауны өйрәнү өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә алар эчке һәм тышкы сылтамалар белән, җәдвәлләр белән тәҗрибәләр ясый. Андый өйрәнчек кулланучыны вандал итеп гаепләгәнче, баштан аңа викидагы тамгалауның аңлашылмаган үзенчәлекләрен аңлатыгыз һәм/яки кирәкле белешмә битләренә сылтама җибәрегез.

Нейтральлекне бозулар. Мәкаләләрне нейтраль караш белән язу  авыр эш. Хәтта бик тәҗрибәле авторлар да андый хаталар ясый. Һәр аерым шәхеснең үз карашлары аны күпмедер дәрәҗәдә сукыр итә. Кеше холкының бу сыйфаты сездә үкенеч уятса да, бу — вандаллык түгел.

Кыю булып төзәтмәләр кертү. Викисүзлекнең сәясәте — кыю булыгыз! Кайбер редакторлар яхшырту максатыннан мәкаләләргә зур төзәтмәләр кертә. Сез язган текстларның зур кисәкләренең бетерелүен яки нык редакторлануын авыр кичерсәгез дә, бу — вандаллык түгел.

Хаталар. Хаталар берничек тә вандаллык итеп санала алмый. Мәкаләдә хаталы мәгълүмат бар дип саныйсыз икән, моны тикшерегез һәм/яки фактлар турында автор белән фикерләшегез.

Бәйләнүләр һәм шәхси хурлаулар Викисүзлектә ярамасалар да вандаллык итеп саналмый.

Гадәти булмаган төзәтмәләр. Төзәтмәләрнең сәер күренеше кулланучының вандал икәнен расламый. Кемдер яхшы һәм файдалы төзәтмә кертеп, төзәтмәнең кыска тасвирламасында «Сәлам, бу Фәрит!» дип язса — бу вандал түгел. Бу — өйрәнчек. Кыска тасвирламаны ничек язарга кирәк икәнен аңа дусларча аңлатыгыз. Аны блокламагыз һәм төзәтмәләрен сөртмәгез.