Викисүзлек:Администраторлар
Күренеш

Викисүзлек администраторы — проектның эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләрне башкару өчен хокуклар һәм вазифалар бирелгән кулланучы. Хезмәтләр исемлеге түбәндәгедән гыйбарәт:
- Битләрне бетерү һәм тергезү.
- Битләрне яклау. Бу гамәл, мәсәлән, шикле мәкаләләр өстендә эшләнә. Яклау бәхәсләшүче якларга компромисслы уртак фикергә килү өчен яки вандаллыкны туктату өчен вакыт бирә.
- Вандаллык белән шөгыльләнүче кулланучыларны блоклау.
- Башка кулланучыларга ярдәм күрсәтү (аеруча — тәҗрибәсез кулланучыларга).
- Кулланучылар хокукларын үзгәртү.
- RevisionDelete механизмы ярдәмендә төзәтмәләрне бетерү.
Администратор хокукларының тулы исемлеген монда һәм монда карарга була. Администраторларның проект белән идарә итүдә ниндидер аерым өстәмә мөмкинлекләре юк, һәм алар үзләренең фикерләрен башкаларга көчләп тага алмыйлар. Администраторлау вазифаларын Викисүзлек Бюрократлары[ru] бирә ала. Администратор ярдәме кирәк булса, сез аның бәхәс битендә хәбәр калдыра аласыз.
Татарча Викисүзлекнең администраторлары
- Ochpochmack (280нән артыграк биттә 520дән артык төзәтмә)
Шулай ук, автоматик рәвештә төзелүче администраторлар исемлеген карагыз.